Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак

"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте район авылларында ачасы савым фермалары корпусларын җирле осталардан бригадалар төзеп эшләтмәкче. Быел районның 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак (аларның берсе -Иске Камкадагысы -инде эшли). Алар 100-200 баш савым сыерына һәм яшь бозауларга исәпләнә. Иске Матак, Үргәгар авылларындагы корпусларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Берсендә тирес чыгару...

"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте район авылларында ачасы савым фермалары корпусларын җирле осталардан бригадалар төзеп эшләтмәкче.

Быел районның 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак (аларның берсе -Иске Камкадагысы -инде эшли). Алар 100-200 баш савым сыерына һәм яшь бозауларга исәпләнә. Иске Матак, Үргәгар авылларындагы корпусларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Берсендә тирес чыгару җайланмасы, икенчесендә саву механизмы урнаштырасы гына калып бара. Ә Анино Салман, Салман, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Бибай Чаллысы кебек авылларда ферма корпусларын ремонтлауга бригадалар тупларга җыеналар. Ремонтчыларны сайлаганда җирле осталарга өстенлек биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев