Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Кәчи җирлегендә Раштуага әзерләнәләр

Түбән Кәчи җирлегендә яшәүче Николай Тутеров, Владимир Баканов, Сергей Җуравлев гаиләләре Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләрен шундый матур итеп бизәгәннәр ки, аларның тырышлыгын оештыру комиссиясе дә күреп, җиңүчеләр дип тапкан һәм бүләкләр белән билгеләп үткән. Ә бүген Түбән һәм Югары Кәчи авыллары тагын бер олы бәйрәмгә - Раштуага әзерләнә. Җирлек...

Түбән Кәчи җирлегендә яшәүче Николай Тутеров, Владимир Баканов, Сергей Җуравлев гаиләләре Яңа ел бәйрәме алдыннан өйләрен шундый матур итеп бизәгәннәр ки, аларның тырышлыгын оештыру комиссиясе дә күреп, җиңүчеләр дип тапкан һәм бүләкләр белән билгеләп үткән.

Ә бүген Түбән һәм Югары Кәчи авыллары тагын бер олы бәйрәмгә - Раштуага әзерләнә. Җирлек советы башка еллардагы кебек Түбән Әлки эшмәкәре Шәйхетдинов белән килешү төзегән. Эшмәкәрнең тракторы бәйрәм алды көннәрендә авыллар урамнарын кардан чистарта, юлларны ача. Бигрәк тә чиркәүгә илтүче юлларга игътибар зур. Бусы аңлашыла да, Раштуа - православныйларның иң кадерле бәйрәмнәренең берсе, һәм бик күпләр бу көнне Ходай йортына дога кылырга киләчәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев