Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының юллар төзелешендәге күп кенә объектларда Гатин Альбертның да өлеше бар

…Ерактан ишетелгән көчле техника гөрелтесенә Тәнзилә әби урамга чыкты. Күршесе, үтеп барышлый: "Юлчылар килгән, безнең Төгәлбәйгә юл салачаклар икән," - дип әйтеп куйды һәм бу шатлыклы хәбәрне тагын кемгәдер җиткерергә ашыкты. Аллага шөкер, бу көнне дә көтеп җиткерделәр! Әбекәй өе янында шактый озак торды әле, күз карашы еракка төбәлгән иде....

…Ерактан ишетелгән көчле техника гөрелтесенә Тәнзилә әби урамга чыкты. Күршесе, үтеп барышлый: "Юлчылар килгән, безнең Төгәлбәйгә юл салачаклар икән," - дип әйтеп куйды һәм бу шатлыклы хәбәрне тагын кемгәдер җиткерергә ашыкты. Аллага шөкер, бу көнне дә көтеп җиткерделәр! Әбекәй өе янында шактый озак торды әле, күз карашы еракка төбәлгән иде. Ә татарчалатып бәйләгән ак яулыгына җил искән саен шомырт чәчәге таҗлары коела һәм, беренче кар бөртекләре сыман, бизәкләр төшерә.
-Синең оныгың төзеячәк икән,-диде кайтып килүче күршесе. Юл күптән кирәк иде инде. Вак таштан гына да ярап торыр иде, ә монда шәһәрдәгечә, җиренә җиткереп салачаклар ди.
Күршесенең соңгы сүзләреннән уянып киттемени, Тәнзилә әби камыр куярга дип өенә ашыкты. "Балалар, борчылып тормасын диптер, кайтасыларын алдан белгертмиләр,"-дип сөйләнде ул. Болай да кечкенә түгел Тәнзилә апа, ә бу иртәдә әйтерсең, тагын да үсеп китте. Кызының гаиләсе, оныгы Альберт белән горурлану хисе биләп алды аны.
Рафидәсе Карга егете Гатин Маратка кияүгә чыгып, шәһәргә күчеп китте. Тәнзилә апа күп катлы йортлары, асфальтланган урамнары булган Алексеевск бистәсен гел шулай шәһәр дип атый.
Кияве Маратның бөтен гомере "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте белән бәйләнгән. Ул шофер, остаз, алдынгы эшче. Тормыш иптәше белән өч малай үстерделәр. Кечесе Казанда хезмәткәр, уртанчысы - офицер, Ватан сакчысы. Ә иң олысы Альберт янәшәдә генә, монда яши һәм эшли.
Дөрес, гел-гел очрашып тора алмыйлар, юлчы хезмәте шундый инде, буш вакыт кышын гына була.
Район юллар төзелешендәге күп кенә объектларда Гатин Альбертның да өлеше бар. Әйтик, Чуаш Кичүе-Новостройка-Борискино, Татар Төгәлбәе-Кошки юллары, Садиково, Иске Әнҗерә, Югары Әлки һәм башка күп авылларга илтүче юллар, Базарлы Матак-Мамыклы трассасы… Ә 2015 ел планында Яңа Камка белән Алпар авыллары арасындагы юлның бер өлешен төзеп бетерү тора. Димәк, Альберт Маратович үз белгечләре белән тагын безгә киләчәк.
Альбертның тәҗрибәсен өйрәнүче мастерлар, геодезист һәм инженерлар ел саен алышынып тора, чөнки аның хезмәте дәрәҗәле бит.
Әйтерсең, өйрәтү базасы директоры, ул өйрәтә, осталыкларын чарлый һәм мөстәкыйль юлга озата. Ә менә үз урыннарында остарып беткән эшчеләр һаман шул ук. Җитәкчеләрен бер сүздән, күз карашыннан аңлап эшләүчеләр арасында автогрейдер машинисты Тимур Белкин, экскаваторчы Владимир Степанов, каток машинисты Рәхимҗан Сабиров һәм башкалар бар.
Еш кына юл төзүне асфальт җәю дип кенә саныйлар. Ә бит юл 3-6 катламнан тора, аның фундаменты да бар. Менә соңгысын төзүне Альберт Гатин отрядына ышанып тапшыралар да инде.
-Безнең эштә иң мөһиме - проект-смета таләпләрен төгәл үтәү,-ди участок начальнигы Гатин.
Ул эшендә кирәкле барлык мәгълүматны, төрле формулаларны яттан белә. Ә бит кайчандыр теш табибы булырга хыялланган Альберт. Әмма, мәктәпне тәмамлагач, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте юлламасы, аның директоры Фоат Вәлиев фатихасы белән Казан төзелеш институтына укырга керә, анда юл хәрәкәтен оештыру буенча инженер белгечлеге ала. Ул вакыттан бирле күп сулар аккан, дөресрәге, күп юллар төзелгән, авыл халкыннан бик күп рәхмәт сүзләре ишетелгән.
2011 елда Түбән Колчуриного юл килү уңаеннан оештырылган бәйрәм аеруча истә калган. Аны авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм рухани Моисей оештырган иделәр. Тәмле ризыклар әзерләп, табын корып, җыр-биюләр белән каршы алдылар юл төзүчеләрне. Бүләкләр дә бар иде, ә мәхәллә монахинялары чәчәк бәйләмнәре бирделәр.
Альберт Гатинның "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә килүенә 10 ел булды инде. Ул эшчәнлеген асфальт-бетон җәюче мастер булып башлады, аннары прораб вазыйфасында эшләде. Менә берничә ел инде ул - участок начальнигы.
-Юл төзүче һөнәрен сайлап ялгышмадым. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә эшләвем белән дә горурланам,-ди Альберт.
Ул күп грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән кеше. Ә үткән елда аңа республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
…Капка төбенә машина килеп туктады. Тәнзилә апа ашыгып урамга чыкты. Шәһәргә, оныгы Альбертны, иң мөһиме 6 яшьлек туруны Вилданны күрергә бара ул. Күзне иркәләп торучы өр-яңа асфальтлы юлга һәм Тәнзилә әбинең ап-ак мамык шәленә, шомырт чәчәкләре таҗларыдай, йомшак кар бөртекләре төшә. Быел көттереп яуган беренче кар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев