Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына эш визиты белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Абдрахманова килде

Районда ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Абдрахманова булып китте.

 
Аның эш визиты район мәдәният йортында “Ядкәр” порталын тәкъдим итү белән башланды. Татар һәм рус телләрендә сәламләү сүзе белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклауның киләчәк буыннар өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Район башкарма комитетының архив бүлеге эше турында аның җитәкчесе Елена Васяйчева чыгыш ясады. Аннан соң Гөлнара Абдрахмановага сүз бирелде. Ул генеалогия порталы, аның максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде. 
–“Ядкәр” – һәр татарстанлыга үзенең шәҗәрә элемтәләре турында мәгълүмат алу мөмкинлеге. Республикада яшәүчеләр өчен ул бушлай булачак.  Бары тик шәхси мәгълүматларны куллануга рөхсәт кенә кирәк була. Ә генеологлар эше өчен түләүне меценатлар үз өстенә ала,–ди җитәкче. 
Безнең районда якташыбыз, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов бу игелекле эштә “пионер” булды. Ул Иске Әнҗерә авылы шәҗәрәсен төзү өчен кирәкле средстволарны бирәчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев