Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районынан Гүзәлия Рәхмәтуллинаның шигырьләре җыентык итеп бастырылды

райондашыбыз, Яңа Салман мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның шигырьләре җыентык итеп бастырылды.

Шигърияткә мөкиббән укучыларыбызга сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз: райондашыбыз, Яңа Салман мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллинаның шигырьләре җыентык итеп бастырылды.
“Хисләр ташкыны” дип аталган каты тышлыклы китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре кертелгән.
–Билгеле, минем өчен бик мөһим дә, сөенечле дә вакыйга бу. Шигырь язганымны белгән дусларым, танышларым күптән инде: “Кайчан китап итеп чыгарасың иҗат җимешләреңне?”–дип сорый иделәр. Билгеле, үзем дә бу турыда хыялландым. Һәм менә кулымда беренче китабым – шигырьләрем җыентыгы,–дип сөенечен уртаклашты Гүзәлия Рәхмәтуллина.
Беренче шигъри юлларны ул әле кечкенә чагында ук “төзеп” карый. Мәктәп елларында аларны иптәшләренә сөйли, укытучысы кушканны тыңлап, район газетасына да җибәрә. “Әлки хәбәрләре” битләрендә үз шигырьләрен күрү кызга ышаныч өсти, илһам бирә.
Мәктәпне уңышлы тәмамлап чыккач, Гүзәлия Казан педагогия институтының татар теле бүлегендә укып, белгечлек ала. Студент кызның сәләтен анда да бик тиз күреп алалар. “Беренче курслар көне”ндә үк сәхнәгә чыгып укып күрсәтә ул шигырьләрен.
–Укытучы хезмәтенә чумгач, шигырь язуны күпмедер вакытка онытып торган идем. 2006-2007 елларда берсе арты икенчесе әтием белән әнием үлеп киттеләр. Бик авыр булды миңа бу югалтуны кичерү. Кайгы-хәсрәтем шигъри юллар булып агылды җанымнан. Шулай итеп, яңадан әйләнеп кайттым шигърияткә,–дип сөйли Гүзәлия үткәннәре турында.
Әлки якташлар җәмгыяте безнең районда туып үскәннәр арасында шигырь язучыларны барлап, аларның иҗат җимешләрен бер җыентык итеп бастырырга карар кыла. Бу мөмкинлектән Гүзәлия дә файдаланырга булып, кыяр-кыймас кына шигырьләрен тәкъдим итә. Аларны ошаталар, җыентыкка кертәләр. Шулай итеп, “Без туганбыз Әлкидә” китабында Иске Салман кызы Гүзәлия  Рәхмәтуллинаның шигырьләре дә дөнья күрә.
–Миңа үз эшемдә терәк булган өчен элек Карга мәктәбенең  татар теле укытучысы булып эшләгән Гөлсинә апа Галиуллинага зур рәхмәт. Ул үткәргән ачык дәресләр минем өчен тәҗрибә чыганагы булды. Гөлсинә ханым мине хәзер дә үсендереп, канатландырып тора,–ди Гүзәлия Рәхмәтуллина.
Ул үз хезмәтен, мәктәпне, укучыларын бик тә яратуын яшерми. Дөрес, директор урынбасары булып эшләгәч, дәресләре бик күп түгел икән. Әмма шигъри җанлы мөгаллимә укучыларында туган телебезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләүне үзенең максаты дип саный.
Инде китабына килсәк, бу эштә дә ярдәм кулы сузучылар табылган икән: җыентык  чыгару белән бәйле чыгымнарын авылдашы Рәис Хәйруллин күтәрешкән. Ә нәшрият белән килешүне, шигырьләрне китап итеп чыгаруны “Әлки хәбәрләре” редакторы Азат Низамиев үз өстенә алган. Шулай итеп, “Хисләр ташкыны” дип аталган җыентык 200 данә тираж белән басылып та чыккан. Шактые укучыларга таралган да инде. Аларның фикере бер: Гүзәлиянең шигырьләре эчкерсез, аһәңле, күңелгә ятышлы.
Уңышлар телик Гүзәлиягә! Беренче җыентыгы да соңгысы булмас дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев