Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 1 апрельдән 706 кешенең пенсияләре арта

1 апрельдән дәүләт тәэмин итә торган пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2 процентка индексацияләнә.

Хәрби хезмәткәрләрнең, радиацияле яисә техноген катастрофаларда зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең, чернобыльчеләрнең эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларының пенсияләренә өстәләчәк. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, районда мондый төр пенсия алучы 17 кеше исәпләнә.

Социаль пенсия алучыларның да акчалары артып киләчәк. Болар картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бирерлек стажлары булмаганнар, туендыручыларын югалтучылар, тома ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ике әти-әнисе дә билгеле булмаган балалар. Социаль пенсияне районда 689 кеше ала. Индексация пенсионерларның эшләү яисә эшләмәвенә карамастан үткәрелә. Районда дәүләт тәэмин итә торган пенсиянең уртача күләме индексациядән соң 8500 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев