Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында 1717 бала Яңа елга бишәр мең сум бүләк алачак

Җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә Яңа елга һәр балага бишәр мең сум акча биреләчәк.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 17 декабрьдә булган зур пресс-конференциясендә хәбәр итте. “Быел эпидемиология чикләүләре аркасында балаларның чыршы бәйрәмнәре белән бәйле массакүләм чаралар булмый. Ә бит бу киләчәккә өметләр белән бәйле аерата күңелле бәйрәм. Мин хөкүмәт белән, президент администарциясе  белән киңәшләштем дә, ил күләмендә балаларга бүләк ясарга дип килештек. Ул әллә ни зур түгел, тыйнак бүләк, әмма җиде яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләргә, һәр балага бишәр мең сум түләнәчәк”, – диде Владимир Путин.

Дәүләт статистикасының район бүлеге мәгълүматына караганда, безнең районда җиде яшькә кадәрге 1717 бала исәпләнә. Алар барысы да акчалата Яңа ел бүләген алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев