Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 21 кеше коронавирус белән чирләгән

Районда коронавирус белән чирләгән 21 кеше исәпкә алынган.

Аларның 20 се сәламәтләнгән. Бер кеше Казанда дәвалана.

Бу турыда COVID-19 га каршы көрәш буенча район комиссиясе рәисе Ленар Әһлиуллин хәбәр итте.

Ул шулай ук йогышлы вирустан саклану чараларын төгәл үтәү зарурлыгын искәртте. Әйтик, кибетләргә, даруханәләргә кергәндә битлек кию таләбе саклана. Әгәр пирчәткәң юк икән, керү юлында ук кулларны зарарсызландыру чарасы белән эшкәртү мәслихәт. Антисептиклар һәр оешма-учреждениегә кергәндә булырга тиеш. Спорт, мәдәният чараларын күп халык катнашыннан башка  үткәрү рөхсәт ителә.

“Без вирустан саклану сабагын алдык, аны онытмаска, таләпләрне төгәл үтәргә кирәк”,–ди комиссия рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев