Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 30 августта районның 90 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

30 августта Сабан туе мәйданында районыбызның 90 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм була.

Бәйрәм сәгать 10 да тантаналы төстә ачыла. Программада – үзешчән сәнгать осталары чыгышы, районның төзелүе һәм үсешенә багышланган сәхнәләштерелгән күренеш, бүләкләүләр.

Мәйданда спорт ярышлары, милли көрәш бәйгесе, төрле уеннар була.

Балалар өчен дә  бик күп күңел ачу чаралары  оештырылачак. Спорт һәм уен мәйданчыклары, аттракционнар, батутлар, таганнар эшләячәк, татлы мамык, попкорн сатылачак. Сәүдә нокталары эшләп торачак.

Бәйрәм кичен Базарлы Матак Үзәк паркында дәвам итә. 19.00 сәгатьтә биредә концерт башлана. Күңел ачу чаралары 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.

Районыбыз юбилеен  күңелле һәм матур итеп бергәләп үткәрик! Бәйрәмнең ямьле хатирәләре күңелләрдә озак сакланырлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев