Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында 30 майда булган, кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре билгеле булды

​​​​​​​Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышында 30 май таңында булган автомобиль һәлакәтенең сәбәпләре әйтелде.

 

Алексеевск-Югары Колок автотрассасының  41 нче километрында (Базарлы Матак белән Карга арасында) “МАЗ” фурасы белән “Газель” йөк автомобиле бәрелешкән иде. “Газель” белән идарә итүче шофер егет ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче авария урынында вафат була. “МАЗ” йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә озатыла.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин комиссия утырышында әлеге юл һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен бәян итте. “Газель” автомобиленнән алынган видеорегистратор күрсәткәнчә, аның йөртүчесе руль артында йоклап китеп, машина каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Йөртүче егет соңгы секундта уянып, автомобильне үз ягына бормакчы да була, әмма өлгерә алмый, зур йөк машинасына бәрелә.

Районның баш автоинспекторы әйтүенчә, “МАЗ” автомобиле йөртүчесе “Газель” аңа каршы чыккач тормозга баса, машинасын мөмкин кадәр юл кырыена алырга тырыша. Әмма автоһәлакәтне булдырмый калу мөмкин булмый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе рәисе  Илнур Юсупов утырышта тагын берничә мөһим мәсьәлә күтәрде. Шуларның берсе – Базарлы Матакның Мәктәп һәм Совет урамнарында  юл хәвефсезлеге турында. Әлеге урамнарда быел яңа  асфальт юл салынды. Анда хәрәкәт тизлеге чикләнгән (сәгатенә 40 километр) булуына карамастан, кайбер елгыр шоферлар күз иярмәс тизлектә элдертәләр. Бу урамнарда икешәр урынга ясалма сикертмәләр кую андый кагыйдә бозучыларны тизлек режимын сакларга мәҗбүр итәр иде.

Комиссия  мәктәпләрдә укулар башланганчы Мәктәп һәм Совет урамнарында ясалма сикертмәләр ясарга дигән карар кабул итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев