Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында 40 ел ветеренар булып эшләгән Ринат Мифтаховның нинди зары бар?

Алар буынын сугыш чоры балалары дип атыйлар. Шушы өч сүз дәһшәтле еллар тартып алган балачакны, әтисезлекне, өзелеп ашыйсы килгән көннәрне, өскә-аякка кияргә бернәрсә дә булмаганлыктан, яшьтәшләренең мәктәпкә киткәнне тәрәзәдән карап, моңаеп калган иртәләрне, кыскасы, бу дөньяда кеше башына төшәргә мөмкин булган барлык бәла-казаны үз эченә алган бит.

Шул буынның бер баласы – сентябрьдә 80 яшен тутырган Ринат абый Мифтахов. Аны юбилее белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин котлаган, өлкән яшьтәге коллегасына бүләкләр алып барып сөендергән. Шулай итмичә, Ринат ага гомерен “кече туганнарыбыз” – хайваннарны дәвалауга багышлаган, үз хезмәтен бик тә белеп, яратып һәм бирелеп башкарган оста белгеч бит. Заманында “Ветеринария хезмәтендә 30 ел” дигән медаль, төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән ул. Гомуми эш стажы 40 ел ветеранның.
Уйлап карасаң, ис-акылың китәрлек аның язмышы! 1941 елда әтисе Ватанны сакларга дип яуга чыгып киткәндә ул әле тумаган да була. Аңа кадәр дөньяга килгән дүрт туганы әле әтиләрен  күреп булса да кала. Ә Ринат гомерендә бер тапкыр да “әти!” дип әйтә алмаган, атасы бер тапкыр да малаеның башыннан сыйпамаган...
Ринат абый мине башта шактый кырыс каршылады. Әмма тормышы турында әңгәмә корып утыра-утыра бөтенләй дуслашып беттек үзе белән. Хәтерен яңартып, үткәннәрне искә төшердек, уртак танышларыбызны барладык.
–Балачак истәлекләрем һич тә күңелле түгел шул. Хәтеремдә: гел өзелеп ашыйсым килә иде! Ачтан эчем кисеп авырта, мин елап утырам. Әни кайтып керде, аның белән күрше апа да бар. Ул мине җәлләп кесәсеннән ипи катысы чыгарып бирде. Елаудан туктадым. Ул каткан ипидән дә тәмле әйбер дөньясында юк иде шул минутларда минем өчен!–дип башлады моңсу хикәясен Ринат абый.
Атасыз бала ярты ятим булса, анасыз бала – тома ятим! Сугышта әтиләре һәлак булу гына җитмәгән, ач балалар өчен дип бераз чүпле бодайны куенына яшергән әниләре Хәлимә апаны тотып алып, сигез елга  утыртып куймасыннармы?! Ул еллар турында исенә дә төшерәсе килми Ринат аганың! Тумыштан сәләтле, башлы малай бик тә укырга омтыла, ә аягына кияргә тишелеп беткән катадан башка нәрсә юк. Тамак ач, корсак буш. Шулай да тырыша малай, көчәнә, мәктәпне тәмамлый бит тәки! Һәм Казан ветеринария институтына укырга керә. Күз алдына китерүе дә авыр – ач-ялангач авыл баласы өчен нинди батырлык, нинди зур адым бу! Мөгаен, сугышта үлеп калган әтисенең рухы, зур газаплар белән берьялгызы биш баласын үстерә алган анасының өмете булышкандыр аңа. Алай гына да түгел, институтны кызыл диплом белән, ягъни бик яхшы билгеләргә тәмамлый ул.
–Мин районга кайттым. Шунда инде эшләдем дә эшләдем. “Салман” совхозында ул чорда терлек бик күп иде, бер минут буш вакытым калмый. Аннары Юхмачы, Кората... Терлек күп, колхоз-совхозныкы гына түгел, халыкныкы да. Әле сыеры авырып китә берәрсенең, әле бозавы күбенә... Кая барсыннар, мине чакыралар, бервакыт Юхмачыда эшләгәндә яртылаш үлгән бозауны дәваларга туры килде. Укол кададым. Ике-өч көннән йоны коелып бетте бозауның. Аннары терелә башлады, тора-бара шәп кенә үгезгә әйләнде,–дип тыйнак кына сөйли әңгәмәдәшем.
Ринат абыебыз яшь чагында оста гармунчы була. Ә андыйларны кызлар ярата бит инде. “Авыл саен бар иде кызым”–дип шаярта ул. Бәлки бераз җилбәзәгрәк булгандыр, бәлки язмышы шулай язылгандыр, нык гаилә кора алмый ир-егет. Шуның өстенә әнисе дә сукырая. Юхмачыны ташлап диярлек Алпарга, әнкәсен карарга кайта ул. Хәлимә апа 100 яшенә аз гына җитми, озын гомер кичерә, ә ул аны карый... Нәтиҗәдә Ринат абый бүген ялгыз гомер итә.
Ялгызлыкны дошманыңа да теләмә, дисәләр дә, картлык көнендә  кешене көтеп тора ул. Кызганыч, моңсу, жәл... Ринат абыйның анысы моңаеп утырырга вакыты юк – 80 яшендә булса да, ул сыер асрый (үзе сава!), бозау үстерә. Әмма көч сорый торган төзелеш-ремонт эшләренә көче җитми инде. Зарлана:
–Әнә баскыч төбем ишелергә тора. Авыл советына барган идем, шуны рәтләшегез әле, дип. Акча юк, диделәр. Бик үпкәләдем! Соң, мин бит гомер буе эшләгән кеше, әрәмтамак түгел. Эштән киттең дә, кирәгең бетте булмый бит инде,–ди.
Күрдем мин ул ишегалдын. Дүрт терәү, бер  шифер, биш-алты такта кирәк инде. Һәм теләк кирәк, олы кешегә ярдәм итү, сугыш чоры баласын Җиңү бәйрәме алдыннан, матур сүздә генә түгел, чынлап торып кадерләү кирәк. “Без сезнең алда бурычлы”,–дип әйтелә бит, менә шул бурычны кайтарасы иде бабайга.
Ринат аганың өстәлендә бер кочак грамоталар, район гәзитәсе битләре, стенада күптән түгел район башлыгы җибәргән котлау хаты. Аларда ул шулай ук макталган, сыер-бозаулар хуҗалары малларын аякка бастырган өчен рәхмәт әйткән. Гомере зыяга түгел, туган ягына, аның кешеләренә хезмәт итеп, газизе – әнисен тәрбияләп үткән аның. Сугыш чоры баласы – үз буынының саф күңелле, чиста намуслы бер вәкиле...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев