Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр 5 мең сум Яңа ел бүләге ала башлады

Районда җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең күбесе биш мең сум түләүне алды инде.

Балаларга әлеге Яңа ел бүләге хакында Россия Президенты Владимир Путин 17 декабрьдә булган зур пресс-конференциясендә хәбәр иткән иде. Президент Указы нигезендә, бер тапкырлы бу түләү балалары 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр чорда туган барлык гаиләләргә бирелә. Район пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, әлеге түләүне сорап беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Быел язын һәм җәен балаларына түләүләр алган гаиләләргә ул автомат рәвештә күчерелә. Бары тик гаиләдә бала быелның 1 июленнән соң дөньяга килсә яисә моңа кадәр балаларына инде түләүләр алган әти-әниләрнең банк счеты ябылган булса гына пенсия фондына гариза язу зарур. Гаризалар киләсе елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Аны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә район пенсия фондының клиентлар хезмәтендә калдырырга була.

Безнең районда акчалата Яңа ел бүләген җиде яшькә кадәрге 1717 бала алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев