Әлки районында авыл трассалары төзек, инде урам юлларын ясыйлар
Әлки районы халкы гомер-гомергә юлсызлыктан иза чикте. Бүген инде безнең төбәктә бөтенләй үзгә тормыш – һәрбер авылга асфальт яисә таш җәелгән юл килә.
Ә бит республикада һәр торак пунктның юллы булуы белән мактана алган районнар күп түгел. Татарстанда 600 ләп авылга чаклы асфальт юллар юк әле. Районда юл төзелеше әле дә тукталмаган, төгәлрәге, колачлы күләмдә дәвам иттерелә. Юл төзүчеләр яңа сезонда бер ай гына эшләделәр әле. Ә инде башкарган хезмәтләре хәйран җыелган.Без район юл хуҗалыгындагы яңалыклар, алга планнар турында “Алексеевскдорстрой”ның район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин белән сөйләштек.
–Рашат Талипович, юл төзүчеләргә коронавирус чикләүләре кагылмады ахры, сезнең коллектив эшләре бер генә көнгә дә тукталмады. Бүгенгә район юлларында нинди эшләр башкарырга өлгердегез?
–Коронавирус зәхмәте безнең эшчәнлеккә дә үзенең үзгәрешләрен кертте, билгеле. Бөтен хезмәт урыннарында инфекция таралудан саклану чаралары үтәлә бездә. Ә башкарылган эшләргә килсәк, иң күләмлеләре мондый. Хлебодаровкадан Анино Салманга чаклы дүрт километрга якын ЩПС (ком- таш катнашмасы) түшәлгән юл салынды. Югары Әлморза юлында 2800 метр озынлыкта асфальт яңартылды. Тагын юл төзүче егетләребез Демидовка авылының үзәк Яшьләр урамына бер чакрымнан артык юл полотносы салып, ком, таш түшәделәр.
–Агымдагы елда да авылларга юллар төзү буенча шактый эш башкаргансыз икән...
–Әйе. Хәзер безнең райондагы һәр авылга асфальт җәелгән яисә таш түшәлгән юллар төзелде. Без аларны карап, кирәк икән ремонтлап торабыз. Һәм авыл эчләрендәге юлларны җайга салу белән күбрәк шөгыльләнә башладык. Әйтик, район үзәгендәге Дзержинский урамында юл нык тузган, чокыр-чакырлы иде. Без монда юлга җәелгән иске асфальтны кырып алып, ике катлы яңа асфальт җәйдек. Юлларның читләре дә тәртипкә китерелә, тиешле юл билгеләре куела. Урман урамындагы 393 метрлы юлда да шундый ук эшләр башкарылды.
Район үзәгендәге машиналар күп йөри торган берничә тыкрыкка да юллар җәйдек. Болар – Крайнов урамыннан аңа параллель урамнарга илтүче тыкрыклар, бу юлларның гомуми озынлыгы 126 метр тәшкил итә.
Моннан тыш, Базарлы Матакның асфальт җәелгән барлык урам юлларындагы чокырларны тигезлибез. Унлап урам юлы тәртипкә китерелде, барысы 300 квадрат метрда чокыр-чакырлар бетерелде. Шундый эшне тагын 500 квадрат метрда башкарып чыгасы бар.
–Рашат Талипович, юлларның тигез, шома булуының тагын бер ягы бар бит: мондый юлларда югары тизлек яратучылар бернигә карамый “очып” йөрергә яраталар. Аларны тизлекне чикләү турындагы таләпләр дә тыя алмый. Әйтегез әле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сезнең тарафтан ниләр эшләнә?
–“Сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары” проекты кысаларында Базарлы Матакта тиздән җиде урында урам юлларына ясалма сикертмәләр эшләп куячакбыз. Юл билгеләре урнаштырдык, җәяүлеләр юл аша курыкмый чыга алсын өчен кичүләрне яңарттык, яңаларын ясадык. Карга, Салман, Түбән Әлки һәм Сихтермә-Хузангай авылларында яшәүчеләр гозерен исәпкә алып, бу авыллардагы мәктәп, балалар бакчасына якын җирләрдә шулай ук сикертмәләр өйдек, җәяүлеләр кичүләре ясадык, кисәтүче юл билгеләре куеп чыктык.
Тагын бер эшебез турында әйтеп үтәсем килә. Юхмачы авылындагы пекарня каршында зур мәйдан бар, анда еш кына ерак юлларга йөрүче йөк машиналары шоферлары туктап ял итә. Аларга уңай булсын өчен шушы мәйданга вак таш җәйдек, аны асфальтлап та куйдык.
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы корпусларына капиталь ремонт ясалгач, безгә дә эш табылды: быел сезон башлануга училище ишегалдында уку корпусларына, башка биналарга илтүче сукмак-юллар салып куйдык. Аларның гомуми мәйданы 804 квадрат метр тәшкил итте.
–Җәй әле башланып кына килә, сезонлы эшләр өчен алда вакыт күп. Ә сезнең участок коллективы кышка кадәр районда ниләр эшләячәк?
–Эш күләме гаять зур булган объектларыбызның берсе – Иске Матак борылышыннан Чуаш Шәпкәсе юлына чыга торган итеп Сихтермә-Хузангай юнәлешендә яңа трасса төзелеше. Былтыр аның дамбасын өеп куйган идек. Быел инде шушы объектта эш башланды. Дамбага ком, таш түшәләчәк. Әлеге юлның озынлыгы биш километр тәшкил итә. Юл төзелеп беткәч, ул як авылларда яшәүчеләр район үзәгенә әйләнештән түгел, кыска юлдан йөри алачак.
–Әлкилеләр күптән инде Карамалы белән Иске Әнҗерә авыллары арасында юл төзелүне көтә. Хәзер файдаланыла торган юл бик ышанычсыз, аз гына яңгыр яуса да изелә. Күпме йөк машинасы шоферы моны белмичә шунда кереп автомобилен батырды! Быел әлеге юлны ясау планлаштырыламы?
–Әйе, әлеге юлда эшне башлыйбыз. Әмма 2020 ел планына монда эш аз күләмдә кертелгән. Иске Әнҗерә авылы тирәсендә бу юл сазлык аша үтә. Агымдагы елда менә шушы урынны ясап калдырырга уйлыйбыз. Шулай ук дамба күтәрүгә дә керешәчәкбез. Дамба астына су агу өчен торбалар куеп калдырачакбыз. Иң мөһиме, бу юлны төзекләндерү юнәлешендә “боз кузгалды”. Ә башланган эш – беткән эш, дип бабайлар белми генә әйтмәгән...
Былтыр төзелгән алты километрлы Базарлы Матак-Салман юлына икенче кат асфальт җәю дә бу сезон эш планыбызга кергән. Монда кайбер юл билгеләре урнаштырылган инде. Әмма әле авыл атамалары язылган күрсәткеч билгеләрен куясыбыз бар.
Тагын бер зур күләмле эшебез көтә. Анысы – Әхмәт авылыннан Түбән Кәчи терлекчелек комплексы борылышына чаклы олы юлны ремонтлау. Анда бер километр озынлыкта юл полотносы төзекләндерелә, калган өлеше асфальтлана. Асфальтның икенче катын салу өчен быел финанс-лау каралмаган, анысы, мөгаен, киләсе елга планлаштырылыр.
–Узган җәйдә “Безнең ишегалды” республика программасы гамәлгә керде. Аның нигезендә Базарлы Матактагы күп фатирлы йортлар тирәләрен төзекләндерү белән бәйле эшләр дә башланды. Мөгаен, бу зур хезмәт сездән башка башкарылмыйдыр?
–Бу җәйдә күп фатирлы йортларның ишегаллары тулысынча төзекләндереләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 30 миллион сумга якын акча бүлеп бирү каралган. Проектлар нигезендә ишегалларында юллар, җәяүлеләр сукмаклары да ясалачак. Мөмкинлек тууга без бу объектларда эшне башлап җибәрәчәкбез.
–Рашат Талипович, кайсы объекттагы эш турында сөйләшсәк тә, сез анда хезмәт куючы егетләрегезне телгә алмый калмыйсыз. Һәр эшне уңышлы башкарып чыгуда кадрлар бик зур роль уйный шул…
–Әлбәттә. Безнең коллективта үз эшен зур җаваплылык һәм осталык белән башкаручы эшче һәм белгечләр күп. Әйтик, мастер Ленар Хәйретдинов җитәкчелегендәге бригада шундыйлардан. Соңгы көннәрдә алар юллардагы чокырларны тигезләү, ясалма сикертмәләр эшләү белән мәшгуль. Махсус техникада эшләүче механизаторлар Радик Фәтхуллин, Фәнис Низамов, Александр Курнашов шулай ук бик тырыш эшчеләребез. Күп эшне техника башкарса да, юллар төзелешендә әлегә кул хезмәтеннән башка да булмый. Бу эшләрне Фаил Мәрапов, Алмаз Шәфиев, Раил Әхмәров, Рамис Минсафин, Мәхмүт Риянов кебек ир-егетләребез җиренә җиткереп башкаралар.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев