Әлки районында балалар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр
Яңалыклар

Әлки районында балалар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр

.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучыларын район мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәменә чакырдылар. Балалар өчен саф һавада төрле конкурслар үткәрелде, уеннар оештырылды, алар гармунга кушылып җырладылар. Ә “Йолдызлык” кафесы кечкенә кунакларны тәмле карабодай боткасы, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.


Нет комментариев