Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында "Бердәм Россия" праймеризы зур активлык белән бара

Әлки районында буген "Бердәм Россия" праймеризында тавыш биру өчен сигез авыл җирлегендә 10 санау участогы ачылды

 Участоклар иртәнге 8дән кичке 8 гә кадәр эшли.
Мәгьлум булганча, 24 майдан 30 майга кадәр бөтен ил куләмендә "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәуләт Думасына депутатлыкка кандидат итеп курсәту өчен кандидатларга тавыш биру бара.
Районда 687 кеше праймеризда электрон төстә тавыш бирде.
Буген, референдумның соңгы көнендә,офлайн, ягьни гадәти тавыш биру оештырылды.
Праймеризда катнашу өчен республикада 96 кандидат теркәлгән.
Кандидатлар халык белән очрашулар уткәрделәр, узләре турындагы видеороликларны бөтен кеше карый алырлык интернетка урнаштырдылар.
Буген, 30 майда санау участогына килгән hәр сайлаучыга икешәр бюллетень бирелде. Аларның берсендә- 28нче Тубән Кама бермандатлы сайлау округы буенча сигезенче чакырылыш РФ Дәуләт Думасы депутатлыгына "Бердәм Россия" партиясеннән алга таба кандидат итеп чыгару өчен дурт кандидатура, икенчесендә- бердәм сайлау округы, ягьни партия исемлеге белән депутатлыкка кандидатлыкка баручылар (76 кеше). Исемлекләрдәге теләсә купме кандидат өчен тавыш бирергә була. Тавыш бирудә теләгән бар кеше дә катнаша ала.
Район санау участокларында иртәдән зур җанлылык хөкем сөрде. Бюллетеньнәр алу өчен хәтта 4-5 кешелек чиратлар хасил булды.
Әйтик, район мәдәният йортында урнашкан 735 нче участокта көн уртасына инде 148 кеше тавыш бирде. Участок санау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева сайлаучыларның активлыгын, участокка яшьләрнең куп килуен билгеләп утте.
Ә тулаем район буенча көндезге сәгать 12 гә 1102 сайлаучы праймеризда тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев