Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 250 Шәйхетдиновлар һәм 320 Сафиннар тавыш бирә

Районда иң киң таралган фамилияләр Шәйхетдиновлар һәм Сафиннар икән. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирүдә сайлаучылар исемлекләренә 250 Шәйхетдинов һәм 320 Сафин кертелгән.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасына урнашкан 719нчы Базарлы Матак сайлау участогына район үзәгендә яшәүче иң зур  Шәйхетдиновлар гаиләләренең берсе тавыш бирергә килде.

Гаилә башлыгы Рөстәм "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогында хезмәт куя. Җәмәгате Рушания лаеклы ялда,оныкларын үстерергә булыша.Алар ике улларында да туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгәннәр, хезмәтне яратырга өйрәтеп үстергәннәр. Олы уллары  Руслан район электр бүлү челтәрләрендә шофер булып эшли. Хатыны Рәмзия белән алар өч малай үстерәләр. Яшьләр программасы буенча яңа йорт өлгертеп  чыкканнар.

Илнар Шәйхетдинов исә Түбән Әлкидәге Шәйхетдиновлар шәхси  предприятиесендә  сөт ташучы зур машина йөртә. Хәләл җефете  Зәлия –мәгариф идарәсендә бухгалтер. Уртак шатлыклары—уллары бар.

Өч буын Шәйхетдиновлар  республика парламенты депутатлары өчен тавыш бирергә барысы бергә җыелып килделәр.

--Авыл җирендә дә бик әйбәт  яшәргә була.Тормыш шартлары да елдан-ел яхшыра бара.Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, балалар сау-сәламәт үссен. Без авылда эш урыннары күбрәк булсын,яшьләрне тораклы итү мөмкинлекләре артсын дигән теләк белән тавыш бирдек,-ди Шәйхетдиновлар.

Район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин исә сайлау участогына җәмәгате Венера, кызы Эльвира белән килгәннәр.

--Республикабызда тотрыклылык, үсеш хөкем сөрсен. Авыл хуҗалыгын үстерү, халыкның сәламәтлеген саклау кебек мәсьәләләргә тагын да зуррак игътибар бирелсен,-диде алар бюллетеньнәрне урнага салганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев