Әлки районында бизнес-омбудсмен ярдәмчесе итеп Алмаз Зарипов билгеләнде
.
Алмаз Зарипов Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать вәкиле итеп билгеләнде.
Татарстан бизнес-омбудсменының җәмәгать ярдәмчеләре вазыйфасы районнардагы иң актив һәм тәҗрибәле эшмәкәрләргә йөкләнгән. Аларның бурычы – эшмәкәрләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре яклануга күзәтчелек итү, шулай ук хокукый белемнәрен күтәрергә булышу.
Алмаз Зариповның эшмәкәрлек стажы инде 17 ел. Соңгы елларда ул эшмәкәрләрнең район советы белән җитәкчелек итә. Районның җәмәгать тормышында актив катнаша, хәйриячелек белән шөгыльләнә.
- Бездә бүген 450 хосусый эшмәкәр исәпләнә. Үзем дә шушы юнәлештә байтак еллар эшләгәч, коллегаларымның проблемалары миңа яхшы таныш. Мәгълүм ки, коронавирус пандемиясе эшмәкәрләр эшчәнлегендә шактый кыенлыклар тудырды. Шул хактагы сораулар белән миңа мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Нинди гозер белән килсәләр дә, мин аны хәл кылуда ярдәм итәргә омтылам. Бизнес-омбудсменның райондагы вәкиле итеп билгеләнгәч, эшмәкәрләрнең хокукларын яклауга тагын да зуррак игътибар бирәчәкмен. Бу юнәлеш буенча без онлайн-курслар да уздык. Килеп туган проблемаларны урында хәл итәргә тырышачакбыз. Алай барып чыкмаса, Президент каршындагы вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар, – ди бизнес-омбудсмен ярдәмчесе.
Алмаз Зарипов эшмәкәрләрне һәр атнаның чәршәмбесендә 9.00-13.00 сәгатьләрдә кабул итә. Адресы: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 83.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев