Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган  авариядә ике кеше зыян күргән

9 августта 12.50 сәгатьтә Базарлы Матак-Мамыклы автомобиль юлының 21 нче чакрымында авария була.

 

Карамалы авылы ягыннан Алексеевск районының Биләр авылына таба баручы Тойота Королла автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан килгәндә ул төп юлдан баручы транспорт чарасына юл бирми. Шуның аркасында ул идарә иткән машина Тойота Камри автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Тойота Королла каршы юнәлештәге юл читенә төшеп каплана. Авариядә ике кеше зыян күрә, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Әлеге юл-транспорт вакыйгасының сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр безгә район ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев