Әлки районында быел малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган 10
Яңалыклар

Әлки районында быел малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган 10

Район ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 84 бәби исәпкә алынган.

Көчле җенес вәкилләре ике тапкыр күбрәк – тугыз айда 28 кыз, 56 малай теркәлгән. Ә сентябрьдә 5 малай, 4 кыз исеменә туу турында таныклык тапшырылган. Гаиләдә беренче, икенче, өченче булып туган бәбиләр саны исә тигез (өчәр).

Узган айда районда 8 пар өйләнешкән (ел башыннан – 48), 4 гаилә таркалган (ел башыннан –25), 22 кеше дөнья белән хушлашкан (ел башыннан -240).

Чагыштыру өчен: 2019 елның сентябрендә ЗАГС бүлегендә 15 бала (ел башыннан –85) теркәлгән, 8 (70) туй булган, 9 (34) гаилә аерылышкан, 17 (192) райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

 


Нет комментариев