Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел мичләрне файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү аркасында 5 янгын булган

​​​​​​​Көз күпме генә тартышса да, кыш үз хокукларын даулар инде.

  Әкренләп һава температурасы да төшә, салкын җилләр дә исә. Ә көннәр суытып, ягу сезоны башлану белән янгыннар саны да арта. Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис ИНСАПОВ әйтүенчә, кышкы чорда мичләрне дөрес файдаланмау еш кына ут чыгуга китерә.

 

Быел район территориясендә мич якканда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү аркасында биш янгын булган. Ә узган ел  әлеге сәбәптән өч ут чыгу факты теркәлгән. Күргәнебезчә, өйләрен мич ягып җылытучыларның ваемсызлыгы аркасында “кызыл әтәч” дөрләү очраклары арткан.

–Тикшерүләр күрсәткәнчә,  районда яшәүчеләр арасында мичләрне файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмаучылар һаман очрап тора, - ди Радис Инсапов. –Ә бу бик еш янгын чыгуга сәбәп була. Ут исә бернәрсәне дә аямый – өйне дә, аның эчендәге мөлкәтне дә санаулы вакыт эчендә юк итә. Шуңа мич якканда бик сак эш итәргә, тиешле таләпләрне үтәргә кирәк.

 

Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов ягу чорында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре хакында искәртә:

–Мичләрнең төзеклеген тикшереп торырга кирәк. Мич салуны һәм ремонтлауны бу эшнең осталарына гына ышанып тапшырыгыз. Ярыклары булган мичне файдаланырга ярамый.

–Ягу сезоны алдыннан һәм аның барышында төтен юллыкларын һәм мичләрне корымнан чистартып тору зарур.

–Мичтә йорт әйберләре, утын киптермәгез. Өй җиһазлары мичтән ким дигәндә 0,7 метр, ә мич авызыннан 1,25 метр ераклыкта булырга тиеш.

–Мичне каты кыздырмагыз. Көчле салкыннарда көнгә берничә мәртәбә ягыгыз. Мич утынга көйләнгән икән, анда күмер, торф, газ якмагыз.

–Чардакта төтен торбалары һәм алар уза торган стеналар агартылган булырга тиеш.

–Яна торган мичне караучысыз калдырмагыз, бу эшне кечкенә балаларга тапшырмагыз.

–Мич кабызу өчен бензин, керосин һәм башка  тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев