Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа төзү программалары эшли башлаячак

Узган атнада Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Базарлы Матак Үзәк паркында бәйрәм чарасы оештырылды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Сәхнәдә татар, рус һәм чуаш телләрендә дәртле һәм моңлы җырлар яңгырады.

Бәйрәмгә җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

  • Кадерле дуслар! Сезне яшьләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яшьлек – кеше тормышында  иң матур вакыт ул. Районыбыз яшьләре дә талантлы, эшлекле, энергиялеләр. Без сезгә, кадерле егетләр һәм кызлар, зур  өметләр баглыйбыз. Туган төбәгебезнең бүгенге һәм киләчәктәге үсеше өчен  сезнең энергиягез, актив тормыш позициягез, кече Ватанга тугрылыгыгыз кирәк,– диде ул.

Аннан Александр Федорович районда бара торган төзелеш, яңарту эшләре хакында әйтеп узды. Ул шулай ук авылларны комплекслы үстерү буенча  киләсе елда гамәлгә керәчәк федераль программа тудырасы зур мөмкинлекләр хакында билгеләп үтте:

  •  Әлеге программа нигезендә районда ел саен 100-120 гаиләгә торак төзи алачакбыз. Моннан тыш, күп клублар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр кору күздә тотыла. Болар барысы да сезнең өчен , яшьләр! Мин сезне туган районыбызда төпләнеп калырга чакырам, бәхетегезне биредә табуыгызны телим,- дип яшьләргә мөрәҗәгать итте.

Яшьләр көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та котлады. Район тормышында актив катнашкан, спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясаган яшьләргә район башлыгының, район башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев