Әлки районында иминлекне Казан полицейскийлары да тәэмин итәчәк
11-13 сентябрьдә узасы сайлауда участокларда җәмәгать тәртибен Казан полицейскийлары да саклаячак.
Мәгълүм булганча, республикада тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк. Без Татарстан Президентын, РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячакбыз. 49 сайлау участогының һәркайсында хокук тәртибе сакчылары кизү торачак. Үзебезнең эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре җитешмәгәнгә, ярдәмгә Казаннан 26 полиция хезмәткәре килүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев