Реклама
Яңалыклар
Әлки районында каз фермасы төзелә
Чуаш Борнаеннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Ензаев “Агростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант откан иде.
Бу көннәрдә ул шул акчага казлар үстерү буенча ферма төзетә башлады. Юрий Ензаев каз фермасын 3 мең кош асрарлык итеп сала. Быел ук инде ул фермасын тулы куәткә эшләтеп, казлар үстерү эшен җайлап җибәрергә ниятли.
Фермерның эше ничек баруы белән шушы көннәрдә район башлыгы Александр Никошин танышып кайтты. Ул Юрий Ензаевка инженерлык системасы – су, электр энергиясе белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл иткәндә булышлык күрсәтергә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев