Әлки районында киләсе елның 1 гыйнварыннан 4781 кешенең пенсияләре артачак
Киләсе ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның күбесенең пенсияләре артачак.
Районда бүген 6550 пенсионер исәпләнә. Картлык буенча, ивалидлык яисә туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 4781 кешенең пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнә. Һәр пенсионерга өстәмә акчаның күләме индивидуаль була, ә уртача иминият пенсияе 800 сумга артачак.
Монан тыш, авыл хуҗалыгында эшләп 30 ел стажы булган өлкәннәрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган. Бу 1339,15 сум дигән сүз. Шунысы бар: кешенең авыл хуҗалыгында эшләгән стажы 30 елга туларга, ул лаеклы ялга чыгып, хәзер дә авыл җирендә яшәвен дәвам иттерергә (шәһәргә күченеп киткән пенсионерларга өстәмә акча бирелми), һәм пенсионер бүген беркайда да эшләмәскә тиеш. Бу өстәмә акчага районыбызда 1055 кеше өметләнә ала.
Ә социаль пенсия алучыларның пенсиясе 1 апрельдән, эшләүчеләрнеке – 1 августтан индексацияләнәчәк. Болар хакында безгә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев