Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күрше өлкәдән Африка дуңгыз чумасын кертмәү өчен җитди чаралар күрелә

Самара өлкәсендә үтә куркыныч йогышлы чир – Африка дуңгыз чумасы очраклары теркәлгән

 

Самара өлкәсендә июль-август айларында гына да Африка дуңгыз чумасының 46 очрагы мәгълүм булган. Моңа кадәр дә бу төбәктә әлеге яман чир кат-кат баш күтәргән иде. Ә бу өлкә безгә чиктәш, бик якын урнашкан.

Дуңгызларны Африка чумасыннан ничек сакларга? Әлеге йогышлы авыру безнең биләмәләргә үтеп кермәсен өчен нинди чаралар күрергә? Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы әнә шул мәсьәләгә багышланды.

Азат Низамиев

 

Иң элек Африка чумасының ни дәрәҗәдә куркыныч йогышлы чир икәнлеген искә төшерик. Дуңгызларга бу авыру эләктеме, аларны инде дәвалау мөмкин түгел, чумадан үлем очрагы 100 процент тәшкил итә. Чир гаять тиз тарала. Вирус белән  хайваннар азык аша зарарланырга мөмкин. Шулай ук сулыш юллары, хайван тиресендәге яра аша, канэчкеч бөҗәкләр, әйтик, урман бете тешләгәннән дә авыру йогуы бар. Дуңгызларның бу чирне кешенең өс һәм аяк киемендәге, судагы вирустан да эләктерүе ихтимал.

Дуңгыз чума белән авырып киттеме, аны кичекмәстән кансыз эвтаназия ысулы белән үтерү һәм гәүдәсен яндыру зарур. Авыру чыганагында  һәм аның тирәсендәге 5 километрлы зонада барлык дуңгызлар шул ысул белән юк ителә. Шулай ук барлык дуңгызчылык продукциясе юкка чыгарыла. Бу урыннар кат-кат дезинфекцияләнә. Африка дуңгыз чумасы булган җирдә дуңгызларны  карантин бетерелгәннән соң бер ел үткәч кенә асрарга рөхсәт ителә.

Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булмаса да, Африка дуңгыз чумасы авыл хуҗалыгы тармагына, авыл халкының милкенә зур зыян сала торган чир.

Болар турында комиссия утырышында Татарстан ветеринария идарәсенең  Чистай территориаль бүлеге консультанты Ильяс Камалов бәян итте.

Безнең районда бер урында дуңгыз фермасы бар – бу Салмандагы комплекс. Анда 8 мең баштан артык чучка асрала. Комплекста  саклык чаралары бик җитди куелган.

Тагын шәхси хуҗалыкларда 1200 баш дуңгыз бар. Менә шул терлекләргә чирне йоктырмас өчен барлык чараларны күрергә кирәк.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызлар асралган һәр авылда, хуҗалыкта булып, халыкка аңлату эшләре алып барганнар, Африка дуңгыз чумасы турында белешмәлекләр  таратканнар. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин сөйләде.

Әлки районы республикада дуңгыз чумасы йоктыру буенча хәвефле зонада санала.  Әйтик, Самара өлкәсендә инфекция табылган урыннан (ул үле кабанда ачыкланган) безгә кадәр бары 100 чакрым ара. Кабан дуңгызлары көнгә 50 чакрым ара узарга сәләтлеләр. Димәк, безгә үтә дә уяу булу кирәк. Бу мәсьәләдә уяулык, саклык нидән гыйбарәт соң?

Дуңгызларны бары тик  ябык бинада асрау кирәк. Хәтта ишегалдына да чыгарып йөртергә ярамый. Алар өчен азыкны ветеринария документлары булганда һәм бу җәһәттән имин төбәкләрдән генә сатып алырга ярый. Азыкны исә пешереп кенә ашату зарур. Дуңгызлар асралган бинага кимерүче җәнлекләр үтеп керә алмасын. Читтән дуңгыз яисә аның балаларын сатып алганда моны  ветеринария белгечләре белән килештереп эшләргә кирәк.

Алдарак әйтелгәнчә, вирус  хайваннар торагына кешенең аяк яисә өс киеме белән дә эләгеп керергә мөмкин. Шуңа да урманда йөргән кием белән дуңгыз абзарына кермәскә кирәк.

Республикада инфекция таралу куркынычы булган кабан дуңгызлары санын киметү чаралары да күрелә. Алар Татарстанда нормадан күпкә арткан. Ә Самара төбәге урманнарыннан безнең якка кабаннар кермәсен өчен куркытып мылтыктан атулар оештырыла.

Хуҗалыгында дуңгыз асраган һәр кеше гади, әмма бик тә мөһим булган таләпләрне үтәргә бурычлы. Шул чакта гына без бу гаять куркыныч  инфекциягә киртә булдыра алабыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев