Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көзге чәчүгә төштеләр

​​​​​​​“Востокзернопродукт” отрядлары уҗым культуралары чәчүгә керештеләр.

 

Күп хуҗалыкларда көзге арыш чәчә башладылар. Бүген бер мең гектардан артык мәйданда әлеге культура орлыклары җир куенына салынган.

“Хлебодаровка”, “Салман”, “Әхмәт”, “Юхмачы” отрядларында исә уҗым бодае чәчүгә тотындылар.

Көзге культуралар, ел нинди килүгә карамастан, тотрыклы уңыш бирә. Әнә быел уҗым бодаеннан гектардан уртача 19-20 шәр центнер икмәк суктырып алынды. Быелгы коры ел өчен гаять әйбәт уңыш бу.

Шуңа  быел да уҗым басуларының мәйданын киметмәскә, кимендә 21 мең гектарда көзге культуралар чәчәргә планлаштырыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, уҗым культураларын сыйфатлы итеп чәчү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме, әйбәт орлык запасы, чәчүгә җитәрлек ашлама һәм ягулык-майлау материаллары булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев