Әлки районында өлкәннәрне бәйрәм бүләкләре белән сөендерделәр
Яңа ел бәйрәме алдыннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат- йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район башлыгы Александр Никошин булдылар.
Алар биредә тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән тәбрикләделәр, җылы теләкләрен ирештерделәр. Кунаклар Яңа ел табынына күп итеп тәм-томнар, җиләк-җимеш алып килгәннәр. Җылы игтибар, тәмле сүз теләсә кайсы яшҗтә кирәк. Ә якыннарыннан читтә яшәүче өлкәннәр өчен ул бигрәк тә мөһим. Алар балалардай сөенделәр, кунакларга рәхмәтләр әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев