Әлки районында җомга намазына йөрүчеләр арткан
Мәгълүм булганча, 5 июньнән республикада дин йортларына йөрү рөхсәт ителде.
Шул ук вакытта мәчетләрдә дә, чиркәүләрдә дә саклык чараларын төгәл үтәү таләп ителә. Кешеләр бирегә битлек-перчаткадан һәм үз намазлыклары белән килергә тиешләр. Гыйбадәт кылучылар арасында 1,5 метр ара сакланырга һәм бинадагы 4 квадрат метр мәйдан бер кеше өчен генә файдаланылырга тиеш.
Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете имамы Салих хәзрәт Насыйбуллин әйтүенчә, соңгы җомга намазында егермеләп кеше катнашкан. Дин тотучылар чикләү чараларының йомшартылуына бик шат.
–Мәчеткә килүчеләр барлык саклык таләпләрен үти, һәркем битлек һәм перчаткадан. Намазга бер-береннән тиешле ара калдырып бастылар,– ди Салих хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев