Әлки районында пандемия аркасында газ һәм электр аз кулланылган
Быелның дүрт аенда муниципаль бюджет оешмалары электр энергиясен алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 1 миллион 441 мең сумга кимрәк сарыф иткәннәр.
Электр энергиясен экономияләү, билгеле булганча, коронавирус таралудан саклануга юнәлтелгән чикләү чаралары белән бәйле.
Бу турыда район башкарма комитеты утырышында территориаль үсеш бүлеге мөдире Лариса Давыдова хәбәр итте.
Электр энергиясен аз куллану Алпар һәм Иске Матактан тыш барлык авыл җирлекләрендә дә күзәтелгән.
Пандемия чорында газ куллану да кимегән. Бюджет оешмалары газ ягуда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 миллион 758 мең сумлык экономия ясый алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев