Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үсмерләр арасында су полосы буенча Россия чемпионаты башланды

Илебезнең төрле почмакларыннан биш команда бүген Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнына су полосы буенча Россия чемпионатына җыелды.

Ростов-Дон шәһәреннән, Красноярск һәм Краснодар крайларыннан, Новосибирск һәм Пенза өлкәләреннән иң көчле ватерполчылар, шулай ук үзебезнең “Актай” командасы өч көн дәвамында осталыкта сынашачак. Тик менә пандемия аркасында җанатарлар һәм спортчыларның әти-әниләре уеннарны тамаша кыла алмый. Ә югыйсә монда кызыксынып карарлык очрашулар күп булачак.

Ярышлар башланыр алдыннан уенчыларны һәм аларның тренерларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул Базарлы Матакта йөзү бассейнының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелүен, бу спорт объектының әлкилеләр өчен бик кадерле бүләк булуын искәртеп үтте.

  • Аннан бирле дүрт ел узды.  Бу вакыт эчендә тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар командалары Россия дәрәҗәсендә югары күрсәткечләргә ирештеләр. Быел гына да районда 13 спорт объекты  сафка басты, тагын дүрт объект төзү күздә тотыла, – диде Александр Никошин.

Ярышларның комиссары Илья Карасев  әлкилеләрнең кунакчыллыгын билгеләп узды.

  • Базарлы Матакта мондый дәрәҗәдәге су полосы ярышының беренче тапкыр үтүе. Малайлар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтерләр, бик әйбәт чыгыш ясарлар дип уйлыйм, – диде ул.

Су полосы буенча Татарстан федерациясе башкарма директоры Игорь Крюков бәйгедә катнашучы барлык уенчыларга уңышлар теләде. 

  • Сез Әлки районындагы ярышларда катнашучы беренче ватерполчылар. Бу бассейн 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты мирасы буларак төзелде. Һәм бу су полосы буенча махсуслаштырылган бердәнбер бассейн. Сез биредә үзегезне иң яхшы яктан күрсәтергә тиеш, – диде җитәкче.

Республика спорт министрлыгының Спортка әзерлек үзәге директоры Михаил Смолкин республикада су полосын үстерүгә керткән зур өлеше, кунакларны җылы кабул итүе өчен район  җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев