Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сөт сатып алу бәяләре артты

Базарлы Матактагы һәм Түбән Әлкидәге (эшмәкәр Шәйхетдинов) сөт кабул итү пунктларында продукциягә бәяләр берәр сумга артты.

Нәтиҗәдә Түбән Әлкидә 25 октябрьдән бер литр сөтне 23 сум 50 тиеннән кабул итәләр. Ә Базарлы Матак пунктында 16 октябрьдән бирле сөтнең килограммын 23 сумнан алалар.

Литрны килограммга күчереп исәпләгәндә сөт күбрәк керүен исәпкә алсаң, райондагы ике пункт та халыктан продукцияне бер үк бәядән кабул итә. Кышкы чорда шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөткә бәяләр тагын да үсәр дигән өмет бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев