Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өстәл теннисы буенча район беренчелегендә Иске Чаллы мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады

Соңгы елларда районда өстәл теннисы белән шөгыльләнүче яшьләребез күбәйде. Һәр мәктәптә, кайбер авыл клубларында теннис өстәлләре урнаштырылу да моңа этәргеч биргәндер. Узган шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары көне буе барды.

                         

          ФОТОРЕПОРТАЖ

Мәктәп балалары өчен ярыш сәгать 10 да башланды. Төрле мәктәпләрдән килгән яшь теннисчыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде.

–Спортның бу төре сезне күп хәрәкәтләнергә, төгәллеккә, ситуациягә карап

көчне кирәкле тарафка юнәлдерергә өйрәтә. Теннис белән бер мавыккан кеше гадәттә аның белән озак еллар шөгыльләнә,–диде ул.

Бәйгенең баш хөкемдары Әнвәр Галимов ярышларның тәртибе белән таныштырды. Икешәр укучы берьюлы алты өстәлдә уйнады. Уенчы парларны сокланып күзәтәсең: бигрәк өлгерләр һәм осталар. Күз иярмәс тизлек белән очучы әфлисун төсендәге шарчыкны кирәкле юнәлешкә төп-төгәл озатып торалар. Бу уенда “ничья” була алмый, һәр парда берсе җиңә я җиңелә.

Менә җиңүчеләр дә ачыкланды. 5-7 сыйныфлар укучылары арасында Иске Чаллыдан Инзилә Насыйбуллинага һәм Фаил Закировка  тиңнәр булмады. Аларның тренеры мәктәпнең физкультура укытучысы Фәрит Галләмов.

Ни хикмәт, 8-9 сыйныфлар арасында да шул ук мәктәп укучылары  Динара Зыятдинова һәм Альмир Гатауллин беренче урыннарны яуладылар.

Командалар арасында да Иске Чаллы мәктәбе иң көчле булып танылды. Аларга ярышларның кубогы һәм диплом тапшырылды.

Икенче урында – Чуаш Кичүе мәктәбе командасы (физкультура укытучысы Азат Гатин). Бу мәктәп укучысы Диана Алышева 10-11 сыйныфлар укучылары арасында җиңүче булды. Ә өченче урын Яңа Салман мәктәбенә бирелде (укытучы Искәндәр Хәйруллин).

Кичке якта исә “Алинә”дә олылар арасында өстәл теннисы ярышы кызды. Монда ир-атлар арасында Түбән Әлкидән Ленар Яруллин үзен  иң оста уенчы дип күрсәтте. Ә хатын-кызлардан  Гөлүсә Хәйруллина (Базарлы Матак) җиңүче булды.

Пенсионерлар да тенниста яшьләргә хас өлгерлек күрсәтеп ярыштылар. Базарлы Матактан Илшат Фәхриев бар көндәшләреннән өстен булуын һәр уенда исбатлап килде. Ә Татьяна Горбуновага (Иске Матак) гүзәл затлар арасында тиңнәр табылмады. Җиңүчеләрнең һәркайсына дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев