Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тагын бер кешедә COVID-19 ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы ачыкланган.

Ике кеше вирусны читтән йоктырып кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә зарарланган. Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 25 авыру өйләрендә дәвалана.

Авырып китүчеләрнең күпчелеге (18 кеше) – Казанда.

24 августка Татарстанда COVID-19 ның 6308 очрагы теркәлгән. Барысы 5128 кеше авырудан савыккан.

Үткән тәүлектә Әлки районында тагын бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бу 62 яшьлек хатын-кыз. Ул хәзер Казанда амбулатор рәвештә дәвалана.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә, районда бүгенгә COVID-19 белән чирләгән 21 кеше исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләре әлкилеләрне тиешле саклык чараларын күрергә, җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев