Әлки районында тагын ике кешедә коронавирус табылган
Яңалыклар

Әлки районында тагын ике кешедә коронавирус табылган

19 гыйнварда Татарстанда COVID-19 белән чирләүнең 90 яңа очрагы теркәлгән.

Ике очракта авыруны читтән ияртеп кайтканнар, калганнарында авырулар белән контактта булу аркасында йоктырганнар. 31 кеше хастаханәләргә салынган, 59ы өйләрендә дәвалана. Авыручыларның күпчелеге (27 кеше) – 30дан 50 яшькә кадәргеләр.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19ның 15017 очрагы исәпкә алынган. Бу чорда 11404 пациент  терелгән.

Әлки районында тагын ике кеше коронавирус белән чирләп киткән. Хәзер бездә ковид йоктырып теркәлүчеләрнең саны 30 га җитте.


Нет комментариев