Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында терлек азыгы хәзерләүгә керештеләр

“Востокзернопродукт” һәм “Хузангай” җәмгыятьләрендә күпьеллык үләннән сенаж сала башладылар.

 

Беренче чалуга (укос) өлгергән ут үләннән сенаж гаять кыйммәтле азык булачак. Үләннең витаминнарга иң бай чагы шул чорда. Механизаторлар алдында әлеге кыйммәтле яшел азыкны урдырып, ваклатып сыйфатлы итеп базларга салу бурычы тора.

“Хузангай”ның азык базасына 1,5 мең тонна яшел үләннән сенаж салынган инде. Бу  хезмәттә ике дистәгә якын техника катнаша.

Сенаж салу Карга сөтчелек комплексы азык утарында да бара. Биредә беренче мең тонна сусыл терлек азыгы хәзерләнгән.

Быел күпьеллык үләннең уңышы мул түгел. Май аенда явым-төшем дә аз булды, көннәр дә гаять эссе торды.

Хәзер беренче чабуны мөмкин кадәр тизрәк алу бурычы тора. Чөнки ел уңышлы килгәндә үләнне икенче һәм өченче тапкыр чабып алу яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Районда күпьеллык үлән мәйданнары 14 мең 267 гектар били. Әлегә шуның 1 мең гектарыннан уңыш җыеп алынды.

Сенаж салуга бу көннәрдә “Востокзернопродукт”ның башка хуҗалыкларында да төшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев