Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткән атнада өч исерек йөртүче тоткарланган

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагын ачыклаган.

Шул исәптән руль артына салмыш хәлдә утырган өч йөртүче тоткарланган. Боларның икесенең инде икенче мәртәбә сәрхүш килеш автоинспекторларга эләгүе икән.  Әйтергә кирәк, мондыйларга карата кырыс җәза каралган. Кеше руль артында кабат спиртлы эчемлек кулланган хәлдә тотылса, аңа 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салынырга, ул өч елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук җинаять эше кузгату да каралган.  

Аннан алдагы атнада да автоинспекторларга руль артына сәрхуш хәлдә утырган 3 йөртүче эләккән иде. Аларга карата материаллар судта карала.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Дәүләт автонспекциясе, шул исәптән район ЮХИДИ бүлекчәсе көчәйтелгән эш режимына күчте. Бу республикада юл-транспорт вакыйгаларының, анда үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең артуы белән бәйле. Аварияләрне кисәтү максатында юлларда постлар көчәйтелә, кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча өстәмә рейдлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев