Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткән Уяв бәйрәмендә тәмле ботка белән дә сыйладылар

Оят булса да, дөресен әйтим: соңгы берничә елда Сабантуйларда булмадым. Ә менә Уявка бармый кала алмадым. Чөнки чуашларның әлеге мили-мәдәни бәйрәмнәре үтәчәге, андагы әзерлек эшләре турында күп итеп, һәркемне кызыктырырлык итеп язылды.

 Әлки районында яшәп, ничек инде аны үз күзләрең белән күрми каласың! Улым, ирем белән без дә Уявка җыендык. Нәкъ менә вакытында – Сихтермә-Хузангай авылы кешеләре дә бәйрәмчә матур итеп киенеп, төркем-төркем булып, гаиләләре белән мәйданга төшкән вакытта килдек. Нинди зур оештыру эшләре алып барылуын, ерактан ук, елга аша салынып, гөлләр белән бизәлгән күперчектән үткәндә үк аңлашыла иде. Милли рухта бизәлгән йортлар янында чуаш бизәкләре төшерелгән күлмәк, тәңкәле башлыкларын кигән апа-абый, яшь кызлар яныннан, гомумән дә, битараф кына үтү мөмкин түгел иде. Истәлеккә калсын әле дип, улым белән үзем дә фотога төшми кала алмадым.  Аларның дәртле җырлары һәркемнең дә күңелен күтәргәндер, ә йортлардагы борынгы чуаш халкының яшәешен, гореф-гадәтен чагылдырган милли әйберләр күпләрдә кызыксыну уятып, тукталырга мәҗбүр иткәндер.  Әмма кечкенә улымның да күңелен күрергә кирәк ләбаса. Без дә үзенә бер зур мәйдан булдырып, ерактан ук күренеп, балалалар өчен каралган уен җайланмалары янына юл алдык.  Ә анда ни генә юк! Телисең икән, кечкенә машиналарда йөре, карусельдә әйлән, батутларның биегеннән менеп шу яисә кечерәгенә кереп, лабиринт юлларыннан йөре. Билгеле, аларның һәрбесенә дә хак куелган, әмма мондый көндә ата-ана әллә ни исәпләшеп тормагандыр: баласына да бәйрәм рухы бирергә тырышкандыр.  Улым гына андый кәмитләр тәмен белмәгәнгә, уеннарны тәкъдим иткән саен, «Юк», - диеп, башын гына чайкады. Шулай да батутның нәниләр өчен каралганын табып, икәү бергә керергә булдык. Сикердек рәхәтәнеп. Без үскән чакта мондый батутлар юк иде, менә бит сабыең белән керәсең дә ниндидер бер мизгелгә генә булса да балачакка әйләнеп кайтасың!
Уйный торгач, тамак ачуы да билгеле булды. Борынны якын-тирәдә пешкән тәмле ризыклар исе кытыклый башлады. Яныбызда гына кыр кухнясы икән ләбаса. Халыкны бушлай итле карабодай, баллы кайнар чәй белән сыйларга икән исәпләре. “Хәзер, сәгать 11дә сыйлый башлыйбыз», - диде безгә яшь кенә бер кыз, бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләрне барлап.  Вакыты да җитеп килә, аннары бушлай ничек итеп пешерүләрен сынап та карыйсы килә, кыскасы, без әлеге ботканы авыз итәргә булдык. Басып ашарга түгәрәк өстәлләр дә әзерләнгән. Тәлинкә улым алдына куеп, кайнар ботканы пешә-пешә капкач, “Тәмле, ите дә бар!” – диде ул, бик канәгать калып. Өйдә ботканы сырланып кына ашаган бала, тәлинкәне ялт иттерде дә куйды. “Тагын ашыйсың килмиме?” – дип уйнап кына әйткән идем, “Тагын!” – дип кабатлады ул, мине гаҗәпкә калдырып. Ботканы өстәтеп сорамый булмады. Шулай итеп, мин дә, ирем дә кыр кухнясында сыйландык һәм бик тә канәгать калдык. Шуңа да мондый ризык белән халыкны бушлай сыйлауны оештыручыларга да, аны әзерәүчеләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. 
Тамак туйгач, без тагын халык күзен дә алмый сәхнәгә төбәлгән мәйдан янына киттек. Анда исә күңелле җырлар яңгырый иде. Таныш-белеш, дус-туган белән очраклы гына очрашып сөйләшеп тә алгач, бәйрәмнән бик тә канәгать булып, күтәренке рухта кайтыр юлга кузгалдык. Ә мәйдан гөж итеп калды. Тагын шуны әйтәсе килә: ул көнне кояш та кунакларга авыр булмасын, үзләрен яхшы хис итсеннәр дигәндәй, иртәдән үк бәреп кыздырмады. Болытлар арасыннан оялчан гына күзәтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев