Реклама
Яңалыклар
Әлки районында тугыз мәктәп ашханәсен ремонтлау күздә тотыла
Районда тугыз мәктәп ашханәсен ремонтлау күздә тотыла.
Бу хакта район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова хәбәр итте. Белем йортларының азык блокларын төзекләндерү буенча республика программасына Алпар, Базарлы Матак, Чуаш Борнае, Урта Әлки, Югары Матак, Чуаш Шәпкәсе, Яңа Сихтермә, Иске Чаллы, Иске Әнҗерә мәктәпләре кертелгән. Аларда ашханәләр ремонтланачак һәм яңа җиһазлар кайтарылачак.
Әхмәт, Югары Әлморза, Түбән Кәчи, Иске Тахталы авыллары мәктәпләрендә исә ашханәләр өчен янкормалар төзү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында яңа уку елы башыннан башлангыч сыйныфлар укучыларын мәктәптә бушлай кайнар азык белән тәэмин итәргә тәкъдим иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев