Әлки районында ВИЧ йөртүче әти-әниләрдән 9 бала туган
Менә ике ел инде планетаны яңа вирус – ковид сөреме каплады.
Хәзер бөтен көч коронавирус китереп чыккан чирләр белән көрәшкә юнәлтелгән. Ә бит аңа кадәр дә булган авырулар беркая да китмәде. Шул исәптән ВИЧ- инфекциясе нәтиҗәсе булган СПИД та. Пандемия тудырган бүгенге вәзгыятьтә СПИД белән иза чигүчеләргә игътибар кимемәдеме? Әллә соң ВИЧ таралу куркынычы кимеде яисә бөтенләй беттеме? Безнең районда бу мәсьәлә ничек хәл ителә? Болар турында район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллинадан сораштык.
–ВИЧ-инфекциясе безнең районда беренче тапкыр яңа гасыр башында – 2000 нче елда теркәлгән иде. Шуннан алып бүгенге көнгә кадәр аның белән зарарланган 51 кешене исәпкә алдык, аларның 12 се вафат булды, 17 се районнан башка якларга күченде. Хәзерге вакытта ВИЧ йөртүчеләр һәм СПИД белән авыручылар 22, аларның икесен әле быел гына исәпкә алып теркәдек. Башка еллар белән чагыштырсак, шуны билгеләп үтик: 2020 елда ВИЧ йөртүче өч, 2021 елда ике кеше ачыкланган иде.
–Гүзәл Рәшитовна, саннар, кызганычка каршы, тынычланырга әле иртәрәк икәнне күрсәтә. Юкса, коронавирус күләгәсендә бу авыру бөтенләй дә “тыйнакланып” калгандай булган иде. Сез әйткән кешеләр олылармы, яшьләрме? Араларында ир-атлар күбрәкме, әллә хатын-кызлармы?
–Теркәлгән 22 авыруның күпчелеге ир-атлар (13 кеше). Яшь ягына килгәндә, уникесе 30-40 яшьтә, алтысы 41-50, дүртесе 51-60 яшьлекләр.
ВИЧ йөртүчеләр, районның җиде авылында гомер итәләр. Инфекция йоктыруның бер очрагы гына венага укол кадаудан, калганнары җенси юл белән күчкән.
–Белгәнебезчә, инфекция йөртүче ата-аналардан туган балалар да бар бездә. Аларның хәлләре ничек?
–Күзәтүләр алып бару чорында ВИЧ йөртүче әти-әниләрдән 9 бала туган иде. Аларның алтысының әниләре, берсенең әтисе, икесенең әтисе дә, әнисе дә шушы вирусны йоктырган. Үз вакытында һәм тиешенчә үткәрелгән чаралар әйбәт нәтиҗә бирде – балаларның барысы да сау-сәламәт.
–Гүзәл Рәшитовна, инфекция йоктырганнарны СПИД белән авырып китүдән саклап калу юнәлешендә нинди чаралар күрелә?
–Алар барысы да иммун статусларыннан чыгып кайсы елга бер, кайсы ярты ел саен диспансер тикшерүе үтеп тора. Исәпкә алынучылар кирәкле дарулар белән федераль бюджет хисабыннан тәэмин ителә – препаратларны 16 кеше алып тора.
–Инде килеп, Гүзәл Рәшитовна, йогышлы авырудан дәвалау түгел, кисәтү хакында берничә сүз әйтсәгез иде.
–Андый чаралар ВИЧ белән зарарлануның беренче очраклары ачыклануга үткәрелә башлады. Табиб һәм белгечләр үсмерләр һәм яшьләр белән очрашулар үткәрәләр, коллективларда булалар, ВИЧның, СПИДның ничек таралуын, нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлаталар, саклану чаралары турында сөйлиләр. Мәктәпләрдә сәламәтлек дәресләре уздырыла.
–Бу чаралар ВИЧ таралуга киртә була аламы соң?
–Әйтәләр бит әле, бәла турында белеп тору аңа каршы корал ул, диләр. Яшьләрнең аңына тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрнең, наркотиклар куллануның СПИД белән тәмамланырга мөмкин икәнлеген сеңдерә алсак, күпләр мондый хатаны ясамас иде. Әмма, яшермим, күпме генә тырышсак та, районда ВИЧ йоктыручылар саны арту күзәтелә. Кызганыч, әмма очраклы җенси мөнәсәбәтләрнең аяныч булу мөмкинлеге дә сагайтмый. Алай гынамы! Партнерының инфекция йөртүен белеп торып та моңа баручылар очрый бит! Бу ваемсызлыкмы, әллә ВИЧның бер кешедән икенчесенә ничек күчүен белмәүме.
Быел безгә 3500 кешене ВИЧка тикшерерлек квота бирделәр. 1 ноябрьгә 2263 анализ алынды. Ел ахырынача тагын берничә зур коллективта, моңа өстәп үз теләге белән тикшерелергә теләүчеләрдән анализлар алып, бирелгән квотаны тулысынча файдаланачакбыз.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сез китергән мәгълүмат кемнәрнедер бәладән саклап калыр дип ышанабыз.
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев