Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел бәйрәме программасына үзгәрешләр кертелә

Төп чыршы янында узасы Яңа ел бәйрәме программасына быел кайбер үзгәрешләр кертелә.

Традиция буенча, Төп Яңа ел чыршысы Базарлы Матактагы Үзәк паркта урнаштырылды. Быел тере чыршы ясалмага алыштырылды. 11 метр биеклектәге ылыслы агач Санкт-Петербург шәһәрендә эшләнгән. Аның бизәкләре көндез дә бик матур, ә кичләрен утлары балкып янган чыршыга карап туймаслык.

Быелгы эпидемиология  вәзгыяте белән бәйле рәвештә, Яңа ел чыршысы янындагы тантананы гадәттәгедән бераз иртәрәк – узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә үткәрү күздә тотыла.  Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина ышандырганча, әлеге тармак хезмәткәрләре төнге бәйрәмне  онытылмаслык матур итәргә тырышачак. Әкият каһарманнары өчен яңа костюмнар сатып алынган, тантананың сценарие эшләнгән, артистлар Яңа ел бәйрәме өчен кызыклы номерлар әзерлиләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев