Әлки районында Яңа ел төне имин үтте, хәвеф-хәтәрләр булмады
1060
0
Яңа ел төне бик матур булды, һава температурасы да әллә ни салкын түгел иде, бераз гына кар явып торды.
Шунысы сөенечле, Яңа 2019 елны каршылаган бәйрәм төне районда тыныч-имин үтте.
Без районның төрле хезмәтләре белән элемтәгә кердек. Полициядә, янгын сүндерү частенда, газ хезмәтендә һәм электр челтәрләрендә Яңа ел төнендә бер нинди гадәттән тыш хәлләр, хәвеф-хәтәр булмавын хәбәр иттеләр.
Халык Яңа елны нигездә сау-саләмәт каршы алган, дияргә дә була. Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Анатолий Васильев әйтүенчә, бәйрәм төнендә медикларны бары бер тапкыр өйгә чакыртканнар. Ул да булса – кан басымы күтәрелү сәбәпле. Ә иртән берәү температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать иткән. Ә гомумән алганда барасы да тыныч, имин, диде безгә “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев