Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Җәяүлеләр кичүе” операциясе бара

21 июльдән 30 ына кадәр республикада “Җәяүлеләр кичүе” профилактика ункөнлеге үткәрелә.

Әлеге акция җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау максатында оештырыла. Район ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә өстенлек бирмәү фактларына юл куймау буенча эшне көчәйттеләр. Шулай ук җәяүлеләрнең үзләренең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвенә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә һичшиксез яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга тиеш. Акция барышында автоинспекторлар җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның, тукталышларның тиешле хәлдә булуына да контрольне арттырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев