Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яз һәм хезмәт бәйрәмен "Уйнагыз, гармуннар!" бәйгесе белән билгеләп уттеләр

1 Май-- Яз һәм хезмәт бәйрәме Базарлы Матактагы Үзәк паркта иртәдән "Уйнагыз,гармуннар!"бәйгесе белән башланып китте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Тамашага килгән халыкны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Лия Мәрдегалләмова котлады.
Аннан парк гармун, җыр тавышларына күмелде. Сәхнә түрендә яше дә, карты да гармун, баян сыздырды. Район мәдәният йортлары, клублар каршында эшләүче ансамбльләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары бәйрәмне тагын да баетты. Җыр, бию, шаян такмакларны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләде.
Базарлы Матак авылында яшәүче, сигез дистәне түгәрәкләгән Марат Хәмитовның татар һәм рус телләрендәге такмакларны тыпырдап бии-бии башкаруы халыкка бигрәк тә ошады.Демидовка авылыннан Туровлар, Базарлы Матактан Ибраһимовлар гаиләләре чыгышлары да алкышларга күмелде.
Кичен исә Үзәк паркта бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев