Әлки районында җыелышлар ике дәүләт телендә узар
Районда киңәшмә-җыелышлар татар һәм рус телләрендә үткәреләчәк.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин җыелыш-утырышларны ике телдә әзерләргә кушты. Мондый чараларда кимендә ике чыгыш татар телендә яңгырарга тиеш, диде ул.
Әлеге киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе күтәрелде. Әйтик, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укытуны тулысы белән татарчага күчерү мөмкинлеген табуны сорар идем, диде район башлыгы.
Районның рәсми сайтын да рус һәм татар телләрендә алып бару зарурлыгына басым ясалды.
Александр Никошин узган атнада татар телен саклау һәм үстерү буенча районыбызда булган зона киңәшмәсендә бик урынлы мәсьәләләр күтәрелүен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев