Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында йогышлы авырулар корпусы ремонтлана

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасында капиталь ремонт башланды.

Бу корпусның күп еллардан бирле җитди ремонт күргәне юк иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев әйтүенчә, әлеге корпусны капиталь төзекләндерү, җиһазлау һәм территориясен ямьләндерү өчен республика бюджетыннан 62 миллион сум акча бирү каралган.

Бу эшләр республикада хастаханә стационарлары корпусларын ремонтлау буенча Президент программасы нигезендә башкарылачак.

Реклама

Бина тулысынча яңарыш кичерәчәк. Берничә көн элек  "Стройдорсервис" җәмгыяте төзүчеләре аның түбәсен сүтеп яңадан җыя башладылар.

Әлеге төзелеш оешмасы районда күп биналарга ремонт үткәрде, яңаларын салды. Бу коллектив үзенең сыйфатлы эшләве белән танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев