Реклама
Яңалыклар
Әлки районында законсыз төстә ике кыр кәҗәсе юк ителгән
Район табигатенә шактый зур зыян салынган – узган атнада ике кыр кәҗәсе юк ителгән.
Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов хәбәр итүенчә, районның гомуми ау биләмәләрендә кыр кәҗәсен законсыз аулау факты ачыкланган. Җанварны кырдан кар машинасы белән куып барып таптатканнар. Нечкә сыйраклы кыр кәҗәсе тирән карда бата, шуңа качып котыла алмаган, күрәсең. Бу законсыз гамәлне кылуда Алексеевск районы кешесе К. шикләнелә.
–Кыр кәҗәләренә кышкы ау 31 декабрьдә ук төгәлләнде. Ә безнең районда әлеге хайваннарга ауның гомумән рөхсәт ителгәне юк. Табигать җанварына карата мондый рәхимсезлек, законсыз ау җәзасыз калмаячак,–ди Андрей Ерусланов. –Әлеге хәл буенча район полиция хезмәткәрләре тикшерү алып бара. Әгәр К.ның гаебе расланса, аңа карата җинаять эше кузгатылачак. Кыр кәҗәсен законсыз аулау аеруча зур зыян салу дип бәяләнә. Мондый җинаять өчен кырыс җәза каралган. Гаепле кешегә, китерелгән зыянны түләтүдән тыш, 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салу, аерым очракларда 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Шуның өстенә транспорт чарасы да алыначак.
“Көньяк” аучылык хуҗалыгы биләмәсендә исә Түбән Кәчи һәм Юхмачы авыллары арасындагы басуда кыр кәҗәсен этләр талап үтергән. Хайванга һөҗүм иткән өч этнең берсе ау эте булган, диләр. Ә бит эт асраган кеше аны һичшиксез бәйдә тотарга тиеш. Ау этләрен гомумән иреккә чыгарып йөртергә ярамый.
–Моннан соң аучылык биләмәләрендә йөрүче сукбай этләрне тотып, махсус приютларга җибәрәчәкбез. Этләр җәнлекләргә, бигрәк тә аларның балаларына зур зыян сала. Ә хәзер урман-кырлардагы җәнлек-җанварларның үрчем китерү чоры. Шуңа район халкына мөрәҗәгать итеп, этләрен иреккә чыгарып йөртмәүне сорар идем,–ди Андрей Ерусланов.
Үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы – зур байлыгыбыз. Боларга зыян салу табигатькә, әйләнә-тирә мохитебезгә әйтеп бетергесез зарар китерә. Җәнлек-җанварларга сак карауны, законсыз ау фактларына юл куймауны һәркайсыбыз бурычыбыз дип санасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев