Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Таҗиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды. ФОТО

Август азагында Базарлы Матакта якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Таҗиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булды. 

Нәсих Таҗиев 1938 елның 7 августында Китәнче авылында туган. Казанда укып журналист профессиясе алгач ул берара Спас районы газетасында эшли. 1965 елда Әлки районы янә оешкач, бездә “Коммунизм юлы” газетасын оештырып чыгара башлый. Ул 1969 елга чаклы баш редактор вазыйфасын башкара. Соңрак Нәсих Таҗиев “Социалистик Татарстан” газетасының үз корреспонденты, Татарстан радиосының Чаллыдагы үз корреспонденты буларак иҗат хезмәтен дәвам итә. Ул бүген дә Яр Чаллы шәһәрендә яши. 
Нәсих Таҗиевнең шигырьләр, повесть, хикәяләр, мәсәлләрдән торган берничә китабы дөнья күргән. Ул бүген дә иҗат итә, тынгысыз актив тормыш белән яши. Туган районы белән дә элемтәләрне өзми.
Район мәдәният йортында узган тантанада юбилярны районыбыз башлыгы Александр Никошин исеменнән  башкарма комитет җитәкчесе Илнур Юсупов кайнар тәбрикләде. Аның Нәсих Таҗиевкә Әлки районының шәрәфле гражданы дигән мактаулы исем бирелүе хакындагы сүзләрен күп санлы тамашачылар көчле алкышлар белән хуплады. 
Нәсих Таҗиевне тәбрикләргә Минзәлә районы газетасы баш мөхәррире, якташыбыз Илдус Шаһиев, Спас районы газетасы баш мөхәррире Владимир Корнилов, Чирмешән район үзәк китапханәсе директоры Рузилә Минһадиева килгәннәр иде. Алар үз районнары җитәкчелеге исеменнән юбилярга җылы теләкләр җиткерделәр.
Әлеге чараны Азнакай районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Гөлфирә Кашапова һәм Ландыш Шәрәфиева алып бардылар. Нәсих Таҗиев соңгы елларда күп вакытын шул районда үткәрә. Алар бу кичәне искиткеч эчтәлекле, җанлы итеп, якташыбыз иҗатына карата олуг хөрмәт белән әзерләгәннәр. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән юбилярга кыйммәтле бүләк һәм музыкаль сәлам дә ирештерделәр.
Иҗат кичәсендә якташыбыз шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларның күбесен Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех башкарды. Сәхнәдә районыбыз сәнгать осталары да чыгыш ясады. 
Аннан Нәсих Таҗиевне кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары тәбрикләде. Нәсих абыйның беренче хатыны, Түбән Биктимер авылы кызы Гөлнур апаны да җылы итеп искә алдылар. Аның вафатына 10 ел үткән. Соңгы сигез елда Нәсих абый Равия апа белән тормыш корып яшиләр. Ике якның балалары туганлашып, аралашып, бүгенгедәй күңелле вакыйгаларны бергәләп үткәрләр икән. 
Якташыбызга кайнар тәбрикләүләр ирештерергә ул озак еллар хезмәт куйган коллективтан – Татарстан телерадиокомпаниясеннән Рәзил Нуруллин кайткан иде.
–Нәсих Таҗиев безгә Яр Чаллыдан тирән эчтәлекле, кызыклы радиоязмалар юллап торды. Аларны без рәхәтләнеп радиодан бөтен Татарстан халкына яңгыратып килдек. Ул принципиаль, туры сүзле журналист, һәр язмасы көн кадагына суга торган, уйландырырлык була иде. Безнең мактаулы хәбәрчебез булып Нәсих абый радиода озак еллар эшләде,–диде ул.
Кичә азагында Нәсих Таҗиевнең үзе сүз алды:
–Мин Әлки җирендә туып-үсүем, сездәй уңган, сабыр, күркәм якташларым булу белән горурланам. Рәхмәт, олылап кичәмә килгәнсез. Киләчәктә дә сезгә шулай ашкынып кайтып торсам иде, күрешеп яшәсәк иде,–дигән теләген ирештерде. 
Залдагы тамашачылар исә “Амин, шулай була күрсен!” дип, юбилярны алкышлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев