Әлки районындагы П.Хузангай музее җитәкчесе Олег Мурзин мәктәпләрдә милли телләр укыту проблемасы турында фикер йөртә
Июль азагында Россия Дәүләт думасы милли телләрне ихтыяри өйрәнү, аларны үзләштерүгә яңача якын килү хакында федераль закон әзерләргә җыена.
Әгәр ул кабул ителә калса, балалар ана телләрен гарантияле өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмасмы? Иманым камил, монда җавап шундый гына була ала: туган телебезне, туган сөйләмебезне, этник кан кардәшлеген саклау өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә тиешбез. Яшьтән, балачактан үзеңдә милли үзаң, кыюлык, рухи ныклык тәрбияләү, ата-бабаларыбыздан килгән тарихны, традицияләрне, гадәт һәм йолаларны саклый һәм файдалана белү бик мөһим. Милли рухиятне, әхлагыбызны һәм тарихи хәтерне торгызу һәм ныгыту – изге бурычыбыз.
Тел – халыкның җаны
Кече ватаныңа, аның урман-кырларына мәхәббәт туган тел аша тәрбияләнә. Ана теленнән башка без, образлы итеп әйткәндә, туган төбәгебездә ярымэмигрантлар. Әгәр ниндидер көчле корыч кул милләтләрне һәм халыкларны “сирәкли” башласа, кешелек дөньясы шундук сорыланып, күңелсезләнеп калыр иде. Элек-элек заманнардан ук тарих һәм географик мохит тәэсирендә формалашкан төрле милләт һәм халыкларның берсе дә югарырак та, түбәнрәк тә түгел, барысы да бик кирәк. Алай гынамы, Россия халыкларының милли телләре берлеге – илнең дәүләтчелеген берләштерүче һәм ныгытучы төп көч ул. Алар яшәсә, сөекле Россиябез дә яшәр.
Туган телне
сайламыйлар
Иң аз санлы халык та – бөек тарихи бергәлек ул. Чөнки ул үзенең телен, тарихын, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклый. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бик үтемле итеп әйтте: “Туган телне сайламыйлар, аның белән туалар. Бу ана теле. Ә бит теләсә кайсы милләт кешесенең әнисе бер генә”. Ә күренекле чуаш педагогы һәм мәгърифәтчесе Иван Яковлев болай язган: “Тел аны булдырган халык белән бергә генә үлә, һәм халыкның туган телен онытуы бу халыкның үлеменә тиң”.
Россиядә 193 милләт кешесе яши. Һәм безнең барыбызның да максаты бер – Россия Федерациясе үзенең төрлелеге белән дөньяның бер цивилизацияле үзәге буларак сакланырга тиеш. Билгеле, рус халкының әйдәүче роле бәхәссез. Без аңлыйбыз, нәкъ менә руслар илне берләштерүче, бердәм мәдәни, мәгълүмати һәм мәгариф пространствосы булдыручы көч булып тора. Һәм рус теле милли төбәкләрдә яшәүчеләр өчен беренче чиратта социаль лифт булып тора, аларга карьера баскычыннан күтәрелергә мөмкинлек бирә.
Россия Конституциясе нигезендә, бездә милләт үзидентификацияләү буенча билгеләнә. Рус кешесе, минем фикеремчә, Ватанын ихластан яраткан, аның традицияләрен ихтирам иткән, бөек тарихын аңларга омтылган шәхес ул. Ул чын мәгънәсендә ватанпәрвәр һәм гражданин. Рус теле һәм әдәбияты безне берләштерә, гражданлык һәм милли ү з е н ч ә л е к л ә р е б е з н е аңларга ярдәм итә. Рус телен белмәсәң, күп милләтле илебезнең иксез- чиксез киңлек-ләрендә югалып калуың да мөмкин. Рәсүл Гамзатовның, рус телен белмәсәм, бер аул шагыйре булып калыр идем, дигән сүзләре искә төшә. Әмма беренче чиратта үзеңнең туган телеңне, үз халкыңның тарихын, милли мәдәниятеңне өйрәнергә кирәк. Шунсыз без нәсел-тамырсыз космополитлар, ягъни Ватансыз җан ияләре булачакбыз.
Традицион мәдәнияттә
милли идея
Барысы да милли идеяне эзли. Ә ул әллә кайчан инде милли мәдәнияттә формалашкан. Без аны никадәр яхшырак белсәк, халкыбыз да шулкадәр көчлерәк булыр. Шунда аның генетик коды. Ватандашлар шуны аңласын иде: без илебездәге төрле халыкларның таланты һәм энергетикасы белән булдырылган ирекле һәм иркен илдә яшибез. Кешенең кыйммәте аның нинди милләттән булуына бәйле түгел. Безгә арабызда аермалыклар тудыручы үзенчәлекләрне түгел, ә берләштерүче кыйммәтләрне – уртак җиңүләрне һәм казанышларны эзләргә кирәк. Әнә бит, футбол буенча дөнья чемпионатында без Россия җыелма командасы тирәсендә ничек берләштек, аның уңышларына бергәләп сөенәбез.
Бер-береңне аңлау һәм кабул итү ансат түгел. Әмма кирәк. Үзеңнең нәсел тамырларыңны хөрмәт итү зарур, әмма бер халык та үзен генә мактап, үз-үзенә гашыйк булырга тиеш түгел. 20нче гасырның фаҗигале вакыйгалары, ягъни илебезнең ике мәртәбә таркалуы, шуны күрсәтә: мондый сәясәт тамырдан хаталы, зарарлы, чөнки ул илнең һәлакәтенә китерә. Кешеләр Туган илне бергәләп ныгытканда гына алар бер-берсен яхшырак аңлыйлар һәм якыннан беләләр. Россия турында күбрәк белгән саен без биредә үзебездән тыш дистәләрчә халыклар яшәгәнен күзаллыйбыз, алар белән хезмәттәшлек итәргә омтылабыз. Мин монда толерантлык, бер-береңә ачык булу, партнерыңны тыңлый һәм бәяли белү хакында әйтәм.
Сүз уңаеннан, күптән түгел Чабаксарда булып үткән Федераль Сабан туе Россия халыкларының бердәмлеген, бергәлеген, илебезнең какшамас көчен күрсәтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен” “Чуаш Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
Татарстан халыкларының уникаль гаиләсе
Татарстан – халыкларның уникаль гаиләсен берләштерүче республика. Төрле телләр һәм халыклар бердәмлеге бездә Идел Болгарстаны заманыннан ук килә. Һәм тугандаш халыкларның телләре берлеге хакында сөйләргә нигез бар. Идел- Кама телләр берлеге дигән термин да бар бит. Телләр, фольклор һәм мәдәният дәрәҗәсендә үзара тәэсир итү гасырлар буе бара. Рухи мәдәниятнең күп кенә терминнары руслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мордвалар, марилар өчен уртак. Шуның өчен дә бөек Россия мәдәнияте – бөтен россиялеләрнең уртак байлыгы. Аны “безнеке” һәм “безнеке түгел”, рус һәм рус түгел дип бүләргә ярамый, чөнки бу милләтчелек идеологиясен китереп чыгарыр һәм кешеләрне аерыр иде. Без барыбыз да шуны аңларга тиешбез: бары тик көчле, бердәм илдә генә төрле этник мәдәниятләрнең тулы кыйммәтле үсү мөмкинлеге бар.
Без булдык,
бар һәм булырбыз!
Ни аяныч, гло- бальләштерү дигән яман идея, узган гасырның 60нчы елларындагы кебек үк, Россия халыкларының туган телләре өлкәсенә үтеп керде – мәктәпнең белем һәм тәрбия программасыннан төбәк компонентын алып ташларга яисә киметергә омтылалар. Бу милли мәдәниятнең, милли горурлыкның төп чыганагын юк итүгә тиң. Мондый юлдан китсәк без үзебезнең кемлегебезне, нинди ыру- нәселдән булуыбызны онытырга да мөмкинбез. Ә бу кешеләр өчен һәрчак мөһим булган. Безгә, Россиянең күп милләтле халкы вәкилләренә, җир йөзеннән юкка чыгарга ирек бирмәү, милләт буларак сакланып калырга мөмкинлек тудыру – Россия Федерациясенең үз- үзен хөрмәт иткән этнослары алдында шундый бурыч торды һәм тора. Парламентарийлар миллионлаган кешеләргә кагылучы закон проектын бик җитди эшләрләр, туган телләрне өйрәнүнең зирәк концепциясен булдырырлар, алдан белдерелгәнчә, телләрне сакларга ярдәм итү өчен махсус Фонд төзерләр дип ышанасы килә. Шул чагында без дә татар халкының искиткеч гыйлемле улы, Сорбоннаны тәмамлаган, XIX-XX гасырлар чигендә Дәүләт Думасының мөселман фракциясе депутаты булган Садри Максуди кебек олы ышаныч белән: “Без булдык, бар һәм булырбыз!” – дип әйтә алырбыз.
Олег Мурзин,
Татарстанның Чуаш язучылары берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев