Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Яшь имәннәр” савыктыру лагеренда ял итәргә теләүче балалар бик күп

“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда икенче смена эшли башлады.

Беренче сменада биредә 50 бала ял иткән иде. Ә бүген инде өч теркемдә 60 малай һәм кыз сәламәтлеген ныгыта. Соңгы елларда “Яшь имәннәр”дә ял итәргә теләүчеләр бик нык артты. Лагерьда хәзер балалар ялы өчен бик күп уңайлыклар тудырылды. Яңа йокы корпусы төзелде, ашханә заманча таләпләргә туры китереп ремонтланды. Уен, спорт мәйданчыклары корылды, яңа тротуарлар салынды. Лагерьның үзенә дә әйбәт таш юл илтә. Балалар ялы эчтәлекле, файдалы үтсен өчен биредәге хезмәткәрләр күп тырышлык куялар. Өлкән  әйдәман Ләйлә Гаязова җитәкчелегендә төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр оештырыла. “Ләйсән” бассейнына йөзәргә дә йөриләр. Урман кочагындагы саф һавалы лагерьда балаларының рәхәтләнеп ял итүенә, мөстәкыйльлеккә өйрәнүенә әти-әниләр дә бик канәгать. “Алга таба “Яшь имәннәр” дә уңайлыклар тагын да артачак. Клубны, йокы корпусын төзекләндерү, яңа йокы бинасы, җәйге веранда, мунча һәм кер юу биналары төзү күздә тотыла”,– ди балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина. Димәк, лагерьда ял итәргә теләүчеләр тагын да күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев