Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 18 кеше “Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!” акциясендә катнашучылар исемлегенә кертелгән

Районыбыздан 18 кеше “Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!” акциясендә катнашучылар исемлегенә кертелгән.

“Татмедиа” АҖ үткәрә торган әлеге акциягә заявкалар кабул итү төгәлләнде. Анда катнашу өчен быелның икенче яртысына “Әлки хәбәрләре” газетасына  һәм бер журналга язылып, аларның квитанцияләре күчермәләрен Казанга юлларга кирәк иде. Квитанцияләрен юллаган барлык әбүнәчеләргә призлар уйнатуда катнашу өчен теркәү номерлары бирелгән.

Призлар уйнату быелның 19 августына билгеләнгән. Анда телевизор, тузан суырткыч, планшет, 100 литр бензин, үтүк яисә блендер отарга мөмкин булачак. Төп приз – шәхси ярдәмче хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмче – бензинлы мотоблок.

Акциядә катнашучылар исемлегенә әлкилеләрдән кемнәр кертелүен http://tatmedia.ru/promotions/ сайтында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев